Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә компетенция үзәге төзеләчәк

Әлмәт һөнәри көллияте робот техникасы өлкәсендә компетенция үзәге төзү буенча пилот учреждениесе сыйфатында билгеләнгән.

Татарстанның Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов бу хактагы приказга кул куйган инде. Бүген ил һәм республика җитәкчелеге югары технологияле икътисад үсешенә зур игътибар бирә. Әлмәт һөнәри көллияте базасында оештырылучы компетенция үзәге студентларны робот техникасы өлкәсендә инновацияле, фәнни-техник иҗатка җәлеп итәр, аларда механика һәм программалау өлкәсендә яңа белемнәр, осталык булдырырга ярдәм итәр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса