Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә клубларда өй туйлары бар [+ФОТОЛАР]

Капиталь ремонт ясалган яшүсмерләр клубларын ачу дәвам итә. «Дружба» һәм «Заря»да да өй туйлары гөрләде.

Мәгълүм булганча, республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт ясау программасы эшли башлады. 2016 елда әлеге программа исемлегенә нефтьчеләр башкаласындагы дүрт яшүсмерләр клубы кертелгән иде. Быел исә мондый бәхет Ленин урамындагы «Ракета»(филиал һәм төп бина), «Заря» (Гафиятуллин, 39а), «Дружба» (Ленин, 36), «Юность» (Герцен, 94) клубларына елмайды.


«Ракета»да өй туе апрель аенда узды. Һәм менә Балаларны яклау көнендә «Дружба» белән «Заря»га йөрүчеләрне дә сөендерделәр. «Дружба» капиталь ремонттан соң эчке ягын гына түгел, эчтәлеген дә үзгәрткән булып чыкты.

- Хәзер клуб психология-педагогика юнәлешендә эшли башлый. Балалар белән социаль педагоглардан тыш психологлар да шөгыльләнәчәк, - диде «Нур» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик үзәге мөдире Ольга Ананьева. - Клуб базасында педагогларның социаль иҗтимагый һәм җәмәгать тәрбиячеләренең социаль институты эшчәнлекләреге белән шөгыльләнүче методик кабинет да бар. Без бу сораулар буенча балигъ булмаганнар эше буенча комиссия белән тыгыз элемтәдә торабыз. 15 социаль педагог балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе дә булып санала.


Бу Совет урамында урнашкан үзәк бирегә күчкән дигәнне аңлатмый. Анда да психологларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак. Хәзер ярдәм калабызның ике урынында күрсәтеләчәк.
«Заря» яшүсмерләр клубы ике катлы бинада урнашкан. 1976 елда ул эшли башлаган клубка капиталь ремонт күптән кирәк иде инде. Ниһаять, биредә дә кабинетлар яктырып, матураеп киткән, ишекләр яңартылган, җылыту һәм канализация системалары, электрүткәргечләр алыштырылган. Балаларга дәрестән соң һәм җәйге каникулларын файдалы итеп, төрле түгәрәкләргә йөреп, шөгыльләр үзләштереп уздыру өчен барлык шартлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса