Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә “Киләчәккә билет” бәйгесенең сайлап алу этабы җиңүчеләре билгеле

Мәшгульлек үзәге 7-10 сыйныф укучылары арасында уздырылган "Киләчәккә билет" иншалар бәйгесенең сайлап алу этабына йомгак ясады. Бәйгегә барлыгы шәһәр һәм районның 21 мәктәбеннән 64 эш кергән.

"Минем киләчәк һөнәрем" номинациясендә Ирина Назарова (12 нче мәктәп), Елена Бабина (№ 2), "Кадрлар алачыгы" номинацияснедә Анна Бочкарева (Рус Акташы), "Минем киләчәгем - минем кулларда" номинациясендә Гүзәл Якупованың (Нәдер) эшләре иң яхшысы дип табылган. Аларның эшләре ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына чираттагы этапка җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса