Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә күңелне әрнетерлек күренешләр

Күркәм гаиләләр, әти-әниләре үрнәгендә тәрбияләнеп төрле җиңү-уңышларга ирешкән балалар турында шактый сөйлибез. Аларга карап сокланмый мөмкин түгел. Әмма әле районда күңелне әрнетерлек күренешләр дә бар.

«Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге узган ел муниципаль социаль-реабилитация консилиумында барлыгы 898 балигъ бала тәрбияләнүче 489 гаиләне тикшергән. Ә менә 81 гаиләне махсус игътибар үзәгенә алганнар. Аларның балаларын - 154 балигъ булмаганны социаль-куркыныч хәлдә яшиләр дип тапканнар. Социаль патронатка алуның үз сәбәпләре. Кайбер балалар спиртлы эчемлекләр, наркотик матдәләр куллана башлаган. Хокук тәртибен бозучылары да шактый булган.
Бу очракта «Оясында ни күрсә, очканда шул була» дигән әйтем туры киләдер. Әти-әниләрнең дә ниндие генә очрамый. Тәрбия, киләчәк дигән төшенчәләр башына кереп чыкмаганнары да бар. «Опека» үзәге директоры Фәния Шиһапова билгеләп үткәнчә, гаилә башлыклары да хәмер, әфьюн яратулары, балаларына карата көч кулланулары аркасында контроль астына алынган.
2016 елда ведомствоара исәптән балигъ булмаган 241 бала һәм 134 гаилә төшерелгән. 19 процент тәрбия колониясенә җибәрелгән, 22 % балигъ булган, 44 % ысы әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән, 4 процентның әти-әнисе ирегеннән мәхрүм ителгән. Алар исәптән шул сәбәпле төшерелгән булып чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса