Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Казахстаннан килгән ялган алкоголь продукциясе тоткарланды

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт төбәк органы вәкилләре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Казахстан хәмеренең юлын кисте.

Дүрт көн эчендә 5 мең шешәгә якын ялган алкоголь продукциясе алынды.

Аракы адәмне адәм итмәс, әрәм итәр. Халык телендәге бу гыйбарә яшел елан колы булган эчүчегә дә, сатып көн күрүчегә дә кагыла. Берничә көн рәттән дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре шундый "эшкуарларны" "ауларга" чыкты. Рейд вакытында Азнакай - Ютазы юлында Казахстаннан 1300 шешәдән артык суррогат төягән берәүне туктаттылар. Икенче көнне Чаллы - Әлмәт юлында алар кулына 1770 шешә белән Чаллы кешесе эләкте. Чираттагы рейд барышында Түбән Кама һәм Зәй эшмәкәрләре тоткарланды. Соңгысының автомобиленнән эре партия - 2800 гә якын шешә ялган хәмер табылды. Ачыкланган продукциянең берсендә дә акциз маркалары булмый. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.

Инспекция белгечләре искәртүенчә, контрафакт җитештерүчеләр даими рәвештә ялган хәмер партияләренең тышкы сурәтен үзгәртеп тора. Бу юлы ачыкланганнары, мисал өчен, Яңа ел бәйрәмен күздә тотып ясалган.

Сүз уңаенда, быелның узган чорында Әлмәт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан шәһәр сәүдә нокталарыннан Казахстанда җитештерелгән 7300 литрга якын алкоголь продукциясе сатудан алынган иде.

Ләйләгөл Минаева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250