Әлмәттә кан басымын үлчәү акциясе үтте
Бөтендөнья артериаль гипертониягә каршы көрәш көне кысаларында теләге булган барлык әлмәтлеләргә үзләренең кан басымының нинди булуын белү һәм дәвалау-профилактика учреждениеләре терапевтларыннан консультация алу мөмкинлеге тудырылды.
"Кан басымыңны үлчә" акциясе барышында 265 әлмәтле катнашты. аларның 64 енең кан басымы югары булуы ачыкланды. Мәгълүм булганча, кан басымы дәрәҗәсе 140/90 нан, шикәр 5/5 ммоль/л дан артык булырга тиеш түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа