Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә искиткеч велопрокат булдыру хакында уйланалар

Велосипед - экологиягә зыян китерми торган транспорт чарасы.

Узган ел шәһәрдә ике тәгәрмәчле транспортны үз итүчеләр өчен махсус юллар төзелде. Һәм велосипедчылар күзгә күренеп арта төште. Тагын да күбрәк булырлар иде, тик кайберәүләрне велосипедны өйдә саклау урыны булмау туктатып тора. Стратегик үсеш утырышында район башлыгы киңәшчесе Ратмир Мәүлиев шәһәрдә велосипедны прокатка бирү проекты белән таныштырды. Ул бу уңайдан дөнья, европа һәм кытай тәҗрибәләрен өйрәнүләрен әйтте. Кытайда, мисал өчен, велосипедлар төрле урыннарда калдырыла икән. Син телефондагы мобиль кушымта ярдәмендә аларның кайда булуын белә аласың, шулай ук кодын ачып, файдалану мөмкинлегенә ия буласың. Бәясе дә зур түгел, ярты сәгате 10 сум. Велосипед урлый һәм ватыла торган түгел. Шәп булыр иде бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса