Әлмәттә “Игелек фестивале” узды
"Яхшылык эшләү кыен түгел. Иң мөһиме, аны башлап җибәрергә кирәк" - әнә шундый девиз астында шәһәрдә инде тугызынчы тапкыр "Игелек фестивале" булып узды.
Анда сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар, мәктәп укучылары һәм әти-әнисез калган ятим сабыйлар катнашты.
Балаларны куандыра һәм аларга яхшы кәеф бүләк итә торган бәйрәм бу юлы беренче тапкыр балалар йортында үтте. Алар гүзәл чәчәкләр һәм җиләк-җимешләр кулланып, иҗат итәргә өйрәнделәр. Моннан тыш, суда рәсемнәр ясадылар һәм мультфильм батырларының киемнәрен киеп, фотоларга төштеләр.
Бәйрәм ахырына якынлашкач, хәйриячеләр балалар йортында тәрбияләнүчеләргә китаплар, киемнәр һәм төрле-төрле уенчыклар бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа