Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хуҗасыз этләр һәм песиләрнең язмышы волонтерлар кулында

Әлмәттә яңа шәхси ветеринария клиникасы ачылды. Ул хуҗасыз этләр һәм песиләргә дә ярдәм күрсәтәчәк.

Клиниканың хуҗасы Юлия Абрамова балачактан хирург булырга хыяллана, тик медицина институтына укырга керә алмыйча, язмышын кешенең дүрт аяклы дуслары белән бәйли. Ветеринария академиясен тәмамлаган кыз туган шәһәренә кайтып тәҗрибә туплый һәм, ниһаять, шәхси клиникасын ачып җибәрә.

Әлбәттә, беренче карашка гади бизнес кына булып тоелса да, чынлыкта аның бу адымга баруында тирән мәгънә ята. Ул да булса хуҗасыз эт-мәчеләргә ярдәм күрсәтү.

Кайчандыр хуҗалы булып, әзергә риза булып яшәгән хайваннар төрле сәбәпләр аркасында урамда кала. Ашарына ризык, кар-яңгырдан ышыкланырга куыш таба алмый интеккән этләр-мәчеләр чиргә сабыша, яисә, бигрәк тә аянычлысы, вәхшиләрнең корбанына әверелергә мөмкин. Андыйларны кызганучылар бар. Юлия - шуларның берсе. Үзе сыман кече дусларының язмышына битараф булмаганнар белән берлектә алар "Вконтакте" социаль челтәрендә үз бергәлеген булдырган. Шуның аша йөзләгән хайванны хуҗалы иткән. Әлеге волонтерлар бергәлеккә язылганнар аша ярдәмгә мохтаҗларның фотосурәтләрен бастыра, алар өчен ризык яисә дәвалану чаралары алырга акча җыя. Өстәвенә күпчелеге урамда очраган этләрне вакытлыча булса да өйләрендә сыендырып тора. Бүген анда күзе чыгу аркасында катлаулы операция кичергән ана песи шәфкатьле йөрәкле хуҗасын көтеп тора. Юлия үз клиникасында шундый эт-мәчеләргә ярдәм күрсәтергә ниятли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса