Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә хатынын үтергән ир 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде

Хөкем карары 31 октябрьдә игълан ителде. 33 яшьлек ир хатынын 31 майда көнләшүе сәбәпле үтерә, пычак белән аның күкрәгенә җиде тапкыр кадый.

Хатынның шунда ук гомере өзелә. Хатасын аңлап алган ир үз-үзенә кул салырга омтыла, әмма бу уеннан кире кайта. Соңыннан ул полициягә шалтыратып, барысын да сөйләп бирә. Туганнары әйтүенчә, ир исерткеч эчемлекләр кулланырга ярата, көнләшүе бик көчле була.

Суд барышында ир җинаятьне ярсулы халәттә кылуын, хатынының һәрвакыт көнләшү өчен җирлек булдыруын әйтә. Әмма суд дәлилләрне нигезсез дип таба, җинаятьнең ызгыш-талаш вакытында кылынуын, хатынның ирне ярсыту өчен бернинди дә гамәлгә бармавын билгели. Моны шулай ук эксперт-психологның бәяләмәсе дә раслый.

Суд карары белән ир каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрелү шарты белән 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Шулай ук зыян күрүчегә (хатынның бертуган апасы) мораль зыян салган өчен 250 мең сум акча да алынды.

Суд карары әле закон көченә кермәде, ул ТРның Югары судына апелляцион тәртиптә җибәрелергә мөмкин.

Әлмәт шәһә судының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса