Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гимназистка багышлау кичәсе узды [+ФОТОЛАР]

Ризаэтдин Фәхреддин исемендәге татар гимназиясендә беренчеләрне гимназистка багышлау чарасы узды.

Быел данлы белем йортына барлыгы 125 укучыны кабул иткәннәр. Ягъни дүрт сыйныфта беренчеләр белем ала. Гимназистка багышлау чарасы исә биредә ел да зур чара итеп оештырыла. Балалар катнашында җырлы-биюле тамаша тәкъдим ителә, соңыннан һәр сабыйга гимназист дигән таныклык тапшырыла. Быелгы чараны әзерләүдә Эльгина Белаева һәм башка укытучыларның өлеше зур булган. 
– Мондый чараны без ел да оештырабыз. Чөнки биредә укучы һәркем үзен чын мәктәп укучысы итеп кенә түгел, ә горур гимназист итеп тә тоярга тиеш. Милләтне саклап калуда татар телендә узган менә шундый мероприятиеләрнең әһәмияте зур, - диде гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина укучыларны бу вакыйга белән тәбрикләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса