Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә фидакарьләрне бүләкләделәр [+ФОТОЛАР]

Шимбә көне төбәгебезнең нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан тантаналар башланды инде. «Татнефтегазпереработка» идарәсе, һәрвакыттагыча, беренчеләрдән булып фидакарьләрен зурлады, коллектив өчен зур бәйрәм оештырды.

Күмәк көч тау күчерә, ди татар халык мәкале. Бердәм булганда алга куелган максатка ирешергә, җиңүләр яуларга, аннан рәхәтләнеп күңел ачарга мөмкинлеге турында мисаллар күп. «Татнефтегазпереработка» идарәсе коллективы да тырыш хезмәте, фидакарьлекне бәяли белүе белән дан тота. Менә быел да «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында тантаналы шартларда котлаулар оештырылды.

Газ эшкәртү - нефть сәнәгатендә мөһим тармакларның берсе. Авыр да, мактаулы да хезмәт.
- Сезгә үз һөнәрегезгә тугры булганыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәм, - диде «Татнефтегазпереработка» идарәсе начальнигы Илшат Шәрипов коллективка котлау сүзләрен ирештереп. - Идарә юбилейларга бай узган чорда нәтиҗәле предприятие буларак та, компетентлы хезмәткәрләре ягыннан да тоткан урынын саклап калды. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында финанс-хуҗалык эшчәнлегенә ясалган йомгак алга куелган бурычның үтәлүен, производство-финанс күрсәткечләренең тиешле нормативтан артып китмәвен, җитештерелгән товарлыклы продукция сыйфатының билгеләнгән стандарт таләпләренә тәңгәл килүен күрсәтте. Әлеге уңыш җитәкчеләрнең, инженерларның, хезмәткәрләрнең квалификацияле хезмәте, коллективның бер команда булып тупланып эшләве нәтиҗәсе. Һәркөнне дистәләрчә төрле җаваплы бурыч үтәп, сезнең һәрберегез предприятиенең киләчәктәге ныклы нигезен сала.

Илшат Әнәсович тәҗрибәле белгечләр белән бергә ветераннар, яшьләр, гаилә династияләре адресына да изге теләкләрен белдерде. Аның котлауларына, углеводород чималын эшкәртү буенча урынбасары Җәүдәт Сәяров, профсоюз комитеты рәисе Хәмит Гарипов та кушылды. Фидакарьләргә Россия, Татарстан хөкүмәте, «Татнефть» ААҖ, «Татнефтегазпереработка» идарәсенең югары бүләкләре тапшырылды.
Тантанада «2016 елның иң яхшы цехы (участогы)», идарәнең «Иң яхшы цех профсоюз комитеты», «Иң яхшы цех комитеты рәисе» бәйгеләренә дә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде.
Җыр-биюләр белән аралашып барган тантана бәйрәм кәефен күтәрде, яңа көнгә яңа көч бирде, уңышларга дәртләндерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса