Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә фатирлар нигә җылынмый

Фатирларда җылы булмаудан зарланулар һаман да дәвам итә.

Дөрес, шикаятьләр саны кими бара. Мисал өчен, чәршәмбе көн иртәнгә "000" авария-диспетчерлык службасына 48 мөрәҗәгать кергән булса, пәнҗешәмбегә җылы булмаудан зарланып 23 кеше шалтыраткан. Мөрәҗәгатьләр буенча нинди чаралар күрелә, заявкалар ничек канәгатьләндерелә икән - кичә уздырылган рейдның максаты әнә шуларны ачыклау иде.

Иң беренче булып Шевченко урамындагы 70 нче йортка тукталдык. Биредә яшәүчеләр җылылыкның йорт буенча булмавын хәбәр иткән. 103 нче фатирда яшәүче пенсионер Валентина Гореченкова батареяларының өч көн элек җылына башлавын әйтте. Әлеге йортка хезмәт күрсәтүче "Надежда" җәмгыяте җитәкчесе Ландыш Бәдретдинова сүзләренә караганда, заявкалар вакытында үтәлә. Стоякларда җылылык булмауны ул соңгы катта яшәүчеләрнең батареядан һава чыгармаулары белән аңлатты. "Подвалга су агызасы килми. Һава торышы җылынса, батареялардагы җылылык шулай ук кимиячәк. Бу шикаятьләрнең артуына китерәчәген белсәк тә, берни эшли алмыйбыз, ник дигәндә, безнең хезмәт күрсәтүдәге барлык йортларга да һава торышына карап үзе көйләнә торган приборлар урнаштырылган", - диде ул.

Ә менә Вәлиев урамындагы 3 нче йортта слесарьлар подвалга төшәргә мәҗбүр булганнар. Без бирегә килгәндә, бер хезмәткәр подвалга су агызып стояктагы һаваны чыгару белән мәшгуль иде. Шунсыз фатирлар җылынмаячак.

- Подваллар юешләнә инде. Биредән су кудырып һава чыгару белән үк батареялар тиз генә җылынмый бит әле ул, моны берничә кат эшләргә кирәк. Аннан соң агызылган су йортта яшәүчеләр кесәсенә сугачак. Соңгы каттагылар моны аңласын иде, - диде "Альянс" җәмгыяте баш инженеры Сергей Баламутин. Безне урамда күреп йортта яшәүче бер балалы хатын чыкты. Ул да фатирларда салкын булуын җиткерде. Һава чыгарылгач, батареялар җылыныр, тик күпкә микән? Чөнки йорт башында гына АПТС хезмәткәрләре торбаүткәргечтәге өзеклек янында мәш киләләр иде.

Гафиятуллин урамындагы 14, Толстой урамындагы 3, Тукай проспектындагы 39 нчы һәм башка йортларда да җылылык пәйда булган.

Шикаятьләр IV, "Көнбатыш капка" микрорайоннарында яшәүчеләрдән дә керә. Чәршәмбе көнне узган киңәшмәдә АПТС җитәкчесе Василий Юрченко билгеләп үткәнчә, дүртенче район котельныенда җибәрү-көйләү эшләре бара. Җылылык бүген бирелергә тиеш.

Газета укучылар игътибарына шуны да җиткерәбез, социаль челтәрдә башкарма комитетның төркеме бар. Алар көн саен җылылык бирүдә кемнең проблемасы бар дип кызыксынып тора. Теләгән кешеләр проблемалары белән шунда да мөрәҗәгать итә алалар.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250