Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эш урынында ике кешенең гомере өзелгән

Эш урыннарында бәхетсезлек очраклары әледән-әле кабатлана. Әлмәттә хезмәт закончалыгын куллану буенча уздырылган төбәкара семинар-киңәшмәдә аларны киметү, булдырмый калу юллары турында сүз барды.

Хезмәтне саклау темасы актуальлеген югалтмый. Дөрес, бүген электрон сервислар күп, алар аша онлайн белешмәләр, консультацияләр дә алырга була. Вакыт уздырып, 17 районнан кешеләр чакырып, мондый семинарлар үткәрү кирәкме икән?

- Әлбәттә, кирәк. Кешеләр турыдан-туры сорау бирергә, ниндидер документлар күрсәтергә тели. Хезмәтне саклау - ул даими процесс. Әгәр без бу хакта сөйләүдән, әлеге юнәлештә эшләүдән туктасак, бәхетсезлек очракларының артуын көт тә тор. Әлегә соңгы өч елда без производствода һәлак булучыларның сизелерлек кими баруын күзәтәбез, - диде баш дәүләт хезмәт инспекторы Евгений Костюшин безгә.

Киңәшмәгә кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, республика профсоюзлары федерациясе рәисе урынбасары Марат Гаффаров та килгән иде.

- Җәй көне без баш дәүләт хезмәт инспекторы белән иҗтимагый кабул итүләр оештырган идек. Анда күпчелек хезмәт өлкәсендәге хокукларның бозылуы: эштә туклану оештырылу, хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы, эш хакларының вакытында түләнмәве кебек сораулар белән борчылып мөрәҗәгать итте. Без кисәтү чарасы, профилактика эше уздырырга дигән карарга килдек. Җитәкчеләр хилафлыкларга юл куярга тиеш түгел. Бүгенге семинарда аларга нинди чаралар күрергә кирәклеге җиткереләчәк. Максат тәртипне штраф белән түгел, нәкъ менә мондый очрашулар, аңлату семинарлары белән урнаштыру, - диде журналистларга биргән әңгәмәсендә Сәрия Харисовна.

Кунаклар игътибарына семинарга кадәр күргәзмә дә тәкъдим ителде. «АПОПАТ», «Әлмәт-Водоканал»ның кешеләрнең сәламәтлеген саклау уңаеннан алынган махсус техникалары зур кызыксыну уятты. Яшьләр үзәге бинасы эчендә дә күргәзмә җәелдерелгән иде. Евгений Костюшин экспозицияләрнең Әлмәт предприятиеләрендә хезмәтне саклауга җитди караш булуын күрсәтүен ассызыклады.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов киңәшмәне ачып, куркынычсыз хезмәт шартларының һәрбер предприятие беренче урында торырга тиешлеген искәртте. Хактан да, кешегә гомер бер генә бирелә.

Сөйләшү барышында дәүләт хезмәт инспекциясенең Әлмәттәге бүлегенең агымдагы елның 8 аенда алып барылган эшчәнлеге тыңланды. Бүлек начальнигы Фидаил Хәернасов әйтүенчә, бу чорда хезмәткәрләрдән 327 мөрәҗәгать кергән булган. Күпчелек эш хакларының вакытында түләнмәвеннән зарланган. Бүлек 17 районга хезмәт күрсәтә. Бурычлылар арасында әлмәтлеләр дә бар. Бер шәхси эшмәкәрнең 14 хезмәткәренә 227 мең, икенче җәмгыятьнең 7 хезмәткәргә 606 мең сум кайтарасы бар. Шулай ук хезмәт килешүләрен тиешле формада тутырырга теләмәүче, хезмәтне саклау таләпләрен бозучы җитәкчеләр дә ачыкланган. Шәхси кабул итүгә килүчеләр саны да арта бара икән. Быел 740 кеше ярдәм сорап килгән. Узган ел аларның саны 298 булган.

Дәүләт хезмәт инспекторлары эш урынында имгәнүләр белән бәйле мәсьәләләргә зур игътибар бирә. Быел эштә 8 кешенең гомере өзелгән. Шуның икесе Әлмәткә туры килә. Бәхетсезлек очракларына ясалган анализ предприятиеләрдә хезмәтне саклау системасы белән идарә итүдә җитешсезлекләр булуын күрсәткән.

- Шуңа күрә бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле, - диде Фидаил Хәернасов.

Семинар-киңәшмәдә хезмәтне саклау өлкәсендә еш очрый торган хилафлыклар һәм башкалар хакында да сүз барды. Азактан сорауларга җаваплар бирелде.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

8 айда 316 тикшерү уздырылган, хезмәт закончалыгы бозуның 739 очрагы ачыкланган. 6347 кешенең хезмәт хокуклары торгызылган. 519 урындагы, 140 юридик зат, 5 шәхси эшмәкәр администартив җаваплылыкка тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса