Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә дә ашыгыч ярдәм машинасына юл бирмиләр [+ФОТО, ВИДЕО]

Күптән түгел генә бу мөһим кагыйдәне үтәмәүче машина хуҗасы аркасында шәһәрдә көчле авария булган, ашыгыч ярдәм машинасындагы авыру авыр хәлдә...

Бу һәм башка шуңа охшаш очракларны булдырмый калу максатыннан бүген ЮХИДИ инспекторлары рейдка чыкты. Рейд барышында тавышлы-утлы сигнал кабызган ашыгыч ярдәм автомобиле артыннан берьюлы алты ЮХИДИ экипажы Әлмәтнең үзәк урамнары буйлап хәрәкәт итте. Юл бирмәгән автомобильләрне шундук туктатып беркетмә дә төзелде. Закон буенча, оператив хезмәтләргә юл бирелмәгән машина хуҗаларына 500 сум штраф салына яисә 1 айдан 3 айга чаклы автомобиль йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Тагын шунысы кызыклы, ике сәгатькә сузылган рейд барышында тәртип бозучыларның күпчелеге хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса