Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә чернобыльчеләрне искә алдылар [+ФОТОЛАР]

Чернобыль атом электр станциясендәге шартлауга быел 31 ел булды.

Әлмәтлеләр янәдән Хәтер мәйданына җыелды. Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен ул чакта илнең төрле төбәкләреннән эшче көчләр чакырыла. Әлмәттән дә 172 кеше Чернобыльгә җибәрелә. Бүген аларның кайберләре арабызда юк инде, инвалид калучылар да бар. Митингта чыгыш ясап, районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Подовалов авыр минутларда Ватан чакыруы буенча Чернобыльгә ярдәмгә барып, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кешелекне радиоактив чумадан саклап калулары өчен якташларыбызга рәхмәтен җиткерде. 1996 елда шәһәрдә ЧАЭС нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның инициативасы белән «Щит» берләшмәсе төзелә. Биш елдан соң ул «Союз Чернобыль» иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге итеп үзгәртелә. Аның җитәкчесе Роберт Никитин бүген чернобыльче»ләрнең игътибар тоеп яшәүләрен билгеләп үтте.
Арадан вакытсыз киткән әлмәтлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Чернобыльчеләр истәлегенә куелган стела янәдән кызыл канәферләргә күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса