Әлмәттә бочче буенча ярышлар узды
Шәһәрнең балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәгендә бочче буенча ярышлар узды.
Анда мөмкинлекләре чикләнгән балалар төгәллектә сынашты. Ярышта 7 яшьтән алып 14 яшькәчә 20 дән артык бала катнашты. Аларның алдына дөрес почмакны сайлап, төсле туп белән ак тупка эләгү бурычы куелган иде. Безгә бу бик җиңел булып күренүгә карамастан, мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен ул кыен эш. Спортның бу төре белән Мәрьям Гобәйдуллина 3 ел шөгыльләнә. Шушы вакыт дәвамында ул бер генә уенны да калдырмаган. Бочче уенында ул үзенең көчен күрсәтә һәм мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ышаныч өсти.
Фото:
http://fb.ru/article/149246/bochche-chto-takoe-bochche-pravila-i-osobennosti-igryi
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа