Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә үзенчәлекле Сабантуй узды [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Бүген шәһәр паркында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бәйрәм оештырылды.

Кече Сабатнуйны инвалидлар көтеп ала. Ул алар өчен очрашу, аралашу, күңел ачу чарасы да, үзләрен иҗатта, спортта сынап карау өчен тагын бер мөмкинлек тә. Төбәгебездә 12 меңнән артык инвалид гомер кичерә, шул исәптән 612се балалар, ә 1125енең физик мөмкинлекләре балачактан да чикләнгән. 3059 инвалид эшкә яраклы яшьтәгеләр. Аларны район башкарма җитәкчесе урынбасары Роза Әфләтунова, социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова тәбрик итте, активистларга Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Сабантуй башка бүләкләргә дә бай булды. Калабызда изге күңелле, миһербанлы җитәкчеләр дә бар. Менә бүген дә алар инвалидлар янында килеп, булдыра алганча ярдәм күрсәтте.
Җыр-биюләрсез Сабантуйны күз алдына да китереп булмый. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрне бәйрәм белән котлап, шәһәр һәм район үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм сәбәпчеләре үзләре дә рәсми өлеш тәмамлангач, сәхнә тотты.
Спорт ярышларында катнашучылар да күп булды. Гер күтәрүдә, коляскада фигуралы йөрүдә, дартс, шахмат, шашка уеннарын һәм башка уеннарда катнашып, алар тормыш авырлыкларыннан курыкмауларын, күңелләре көр булуын тагын бер кат раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса