Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын туган көннәре белән котлыйлар

Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Сәмигулла Гарифуллин үзенең 88 яшен билгеләп үтте.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры һәм башка күп кенә бүләкләр иясен туган көне белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов та килде. Ул Сәмигулла агага бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды, изге теләкләрен җиткерде.
Сәмигулла Гарифулла улы Минзәлә районының Колыш авылында туган. Фронтка 1943 елда киткән. Шулай ук япон сугышында да катнашкан. Туган ягына 1950 елда гына әйләнеп кайткан. Әлмәткә 1955 елда гаиләсе белән күченеп килгән. АУБРда шофер булып эшләгән һәм лаеклы ялга да шуннан киткән.

- Тик утырмаска, хәрәкәтләнергә кирәк һәм мунчага еш барырга киңәш итәм, - диде ул озак яшәү сере белән уртаклашып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса