Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балигъ булмаган яшүсмер хатын-кызлар белән кешеләрне талап йөргән

17 яшьлек егет, 18 һәм 40 яшьлек хатын-кызларга карата ачылган җинаять эшен тикшерүгә нокта куелган. Алар караклыкта һәм талауда гаепләнә.

Тикшерүчеләр яшүсмернең беренче тапкыр узган елның декабрендә җинаять кылуын ачыклый. Ул исерек хәлдә "Владлена" кибетенә кереп, сатучыга җәберләү белән янап, кассадан 7900 сум акча урлый.

4 айдан соң хатын-кызлар белән Җәлил урамында яшәүче 23 яшьлек таныш кызга кунакка баргач, алар арасында бәхәс куба. Яшүсмер хуҗа кызга сугып, 200 мең сум акча таләп итә башлый. Зыян күрүче алардан качып, күршеләренә полиция чакырырга чыккан арада, кунаклар аның телефонын, киемнәрен, бизәнү әйберләрен урлый. Килгән зыян 17400 сум була.

Тагын ике җинаятьне 17 яшьлек әлмәтле Рус Акташында кыла. Быелның июнендә ул машинадан 2100 сум, июльдә "Удобный" кибетендә сатучының кәрәзле телефонын урлый.

Балигъ булмаган үсмер үз гаебен өлешчә генә таныган. Хәзерге вакытта ул кулга алынган. Аның эше Әлмәт шәһәр судына тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса