Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә балалар югала башлаган [+ФОТОЛАР]

Шушы көннәрдә 6 нчы мәктәптән 10 яшьлек малай югала.

Аны бер тәүлектән соң бакчачылык ширкәтеннән табып алалар. 
– Мондый очраклар соңгы араларда ешайды, ата-аналар ваемсызлык күрсәтә башлады, - дип белдерде Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге балигъ булмаганнар бүлекчәсе начальнигы Рамил Кәлимуллин балигъ булмаганнар комиссиясенең чираттагы утырышында. 
Соңгы өч елда Әлмәт районында балигъ булмаган балалар һәм яшүсмерләр арасындагы җинаятьчелек кимүгә таба бара икән. Алай да тынычланырга ярамый. Социаль челтәрләрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен хәзер төрле программа-блокаторлар куеп була. Интернет-фильтрлардан Әлмәт районында 88 % ата-ана куллана. «Мин - ата-ана», «Имин балачак» кебек мәгариф проектларының да әһәмияте бар, ди белгечләр. 
Балигъ булмаганнар комиссиясенең ачык утырышында «Нур» психолого-педагогик ярдәм үзәгенең өстенлекләре турында да сүз барды. Агымдагы елның 10 аенда 500 гә якын кеше шәхси ярдәм алган, аноним кайнар линия телефонына 1400 дән артык шалтырату кабул ителгән, шуларның 70% ы балаларга туры килә.

Фото: 

http://news.bigmir.net/capital/768338-Pod-Kievom-nashelsja-malysh--kotoryj-chut--ne-zamerz?p=0&sort=ASC

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса