Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә авыл участковыйлары фатирлы булачак

Әлмәт муниципаль районында закон бозуларны кисәтү комплекслы программасы кысаларында полиция участок уполномоченныйлары өчен ике торак йорт төзеләчәк.

Рус Акташы авылында полиция участогы бинасы якында гына булганлыктан, торак йорт кына салыначак. Ә менә Яңа Кәшердә полициянең участок пункты һәм торак йорт берләштерелгән комплекс төзелә. 11 ноябрьдә район башлыгы Мәҗит Салихов әлеге авылларда булып, төзелеш барышы белән танышты. Әлеге ике объектта да подрядчылар эшне 20 ноябрьгә тәмамларга планлаштыра. Шулай итеп авыл участковыйлары ноябрь ахырында фатирлы булачак.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайттыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250