Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ачылган өлкәннәрне сәламәтләндерү үзәге 3000 ләп пенсионерны кабул иткән

Пәнҗешәмбе көн ишекләрен ачкан уникаль учреждение калабызда икенчесе. Беренчесе «Татнефть» ААҖ спорт комплексында 23 ферваль көнне эшли башлаган иде.

Мондый тансык бүләк өчен әлмәтлеләр «Татнефть» ААҖ рәхмәтле. Өлкән буынның сәламәтлеген ныгыту, шулай итеп, гомер озынлыгына да этәргеч бирүче уникаль программа ел башыннан гамәлгә куела башлады. Аның кысаларында сәламтләндерү тренажерлары заллары Җәлил, Азнакай, Лениногорскида ачылды. Һәркайсында 9 тренажер урнаштырылган. Алар ярдәмендә хәрәкәт итү системасы органнарының эшчәнлеген яхшыртырга була. Бу җиһазлар шулай ук реабилитация узу өчен дә менә дигән мөмкинлек.

«Татнефть» спорт комплексында февраль аеннан бирле 2697 кеше сәламәтлеген ныгытуга ирешкән. Теләүчеләр саны көннән-көн арта ди белгечләр. Мисал өчен март аенда үзәктә 607 кеше шөгыльләнгән булса, июнь азагында үз сәламәтлекләрен кайгыртучыларның саны 717 кешегә җиткән.

Сүз уңаеннан, бүген районда 10 меңнән артык пенсионер актив тормыш рәвеше алып бара. Алар өчен төрле түгәрәкләр, спорт клублары, сәламәтләндерү үзәкләре эшли. Аларның күбесе Татарстан нефтьчеләре ярдәме белән барлыкка килгән һәм бүген дә «Татнефть» компаниясе канаты астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса