Әлмәттә 2043 елга кадәр торак йортларга капиталь ремонт ясалачак
Быел Әлмәттә 35 йортка капиталь ремонт ясалды. Бу максатларда федераль, республика, җирле бюджетлардан һәм халык средстволарыннан 267 млн сум акча тотылган.
Бүген Р. Фәхретдин урамы, 14 нче йорт ремонттан соң тапшырылды. Башкарылган эшләрдән фатир хуҗалары канәгать: биредә түбә алыштырылган, стеналар җылытылган, электр чыбыклары һәм тәрәзәләр яңартылган. Бу эшләрне "СМУ № 9" җәмгыяте башкарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа