Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә 100 мең тонна бар! [+ФОТОЛАР]

Районда урак өсте ахырына якынлашып килә.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Наил Усманов әйтүенчә, кичәге көнгә бөртеклеләрнең 80 проценты урып-җыелган инде.
- Районда бөртеклеләр 46 мең гектар мәйдан били. Аларның 36 мең гектарыннан артыгында уңыш җыелды инде. Без 100 мең тонна җыеп алуга ирештек. Ел башында нәкъ менә шушы чиккә ирешергә һәм аны быел 10 процентка арттырырга планлаштырган идек. Әле җыясы бөртеклеләребез бар. 110 мең тонна булыр дип уйлыйм, - диде ул.

Бүген иген кырларыннан уҗым бодае һәм арышы, арпа урып-җыелган. Арпа җыю буенча рекорд куючылар да бар. Мисал өчен, "Союз-Агро" аны гектарыннан 42,4 центнер җыеп алган. "Зәй"нең уңыш бирүчәнелеге һәр гектардан 39, токарликовлыларныкы 38 центнер тәшкил итә. Бүген иген кырларында район буенча 97 комбайн, 100 берәмлектән артык ашлык ташу техникасы эшли.
- Яңгырлар аяк чалмаса, ун көн эчендә бөртеклеләрне җыюны тәмамларбыз дип уйлыйм, - диде Наил Миргасыймович.


Шунысын да билгеләп үтәсе килә, җыелган ашлык күләме елдан-ел арта бара. 2015 елда аны 2014 елга караганда 25 процентка арттыру бурычы куелган булган, 2016 да 10 процент иде һәм Әлмәт игенчеләре 100 мең тонна ашлык җыюга иреште. Быел исә аңа тагын 10 процент өстәлә. Димәк, өстәлләребез ипи-сөттән өзелмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса