Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Әлмәтнефть” идарәсе тарафыннан 600 миллион тонна нефть табылган

"Татнефть" ААҖнең иң яхшы бүлекчәләренең берсе булган "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе предприятие оештырылган көннән алып 600 миллион тонна нефть чыгарды.

"Нефтьче" Мәдәният сараенда әлеге истәлекле вакыйга багышланган тантаналы җыелыш булып узды.

Сәхнәдә 600 миллион тонна кара алтынны гәүдәләндергән символик капсуллар белән нефтьчеләрнең мактаулы вахтасы килеп чыгу бәйрәмнең гүзәл манзарасының берсе булды.

"Әлмәтнефть" нефть чыгаручылары адресына бу көнне бихисап котлаулар яңгырады. Россия Федерациясе энергетика министры Александр Новактан да котлау керде. Ул үзенең мөрәҗәгатендә "Татнефть" компаниясенең әйдәп баручы предприятиесе коллективын яңа үр - 600 миллион тонна нефть чыгару белән котлап, изге теләкләрен җиткергән.

Тантанага килгән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Әлмәтнефть" идарәсенең безнең республика өчен генә түгел, тулаем ил өчен дә һәрвакыт нефть-газ тармагына искиткеч кадрлар әзерләве белән аерылып торуын билгеләп үтте. Идарә төзелгәннән алып биредә чын профессионаллар хезмәт куйды, алар соңыннан төрле ведомстводагы җитәкче вазифаларына күчте. Мисал өчен, Николай Мальцев - СССРның нефть һәм газ сәнәгате министры, Әгъзам Вәлиханов - союз күләмендәге нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов та "Әлмәтнефть" идарәсе коллективын истәлекле вакыйга белән тәбрик итте. Ул уникаль тәҗрибәгә һәм югары профессионализмга ия, нефть чыгаруда заманча алымнар кулланучы нефть-газ чыгаручыларның производство уңышларын барлады. Генераль директор идарәнең төп эш стиленең һәрвакыт куәтле инженерлар мәктәбе, перспективага эшли белүләре һәм корпоратив традицияләр булуын ассызыклады. Идарә бүген дә производствога алдынгы техника, технологияләр сынау һәм кертү полигоны булып тора. Скважиналар төзүнең яңа алымнары эшләнә һәм кулланыла, катламнарны гидроаеруда сизелерлек тәҗрибә тупланды. Березовка мәйданчыгында заманча автоматлаштыру чаралары кулланып, авыр табыла торган запасларны эшкәртү буенча пилот проекты тормышка ашырыла. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру, ресурсларны янга калдыру, сервис предприятиеләре белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле системасын булыру һәм нефть производствосында башка актуаль юнәлешләр буенча бурычлар уңышлы хәл ителә.

Нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш керткән "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе ветераннары һәм хезмәткәрләре дәүләт һәм корпоратив бүләкләргә лаек булды.

"Татнефть" ААҖ матбугат хезмәте

Фотолар Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250