Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең велогаиләсе туй көнен үзенчәлекле уздырган [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә соңгы елларда пәйда булган велоюллар нәтиҗәсендә сүзлекләрдә яңа термин - велогаилә дигән төшенчә дә барлыкка килмәгәе әле. Бөтен гаиләләре белән велосипедта йөреп, аның файдасын аңлаганнар соклану тудырып кына калмый, ә башкаларга үрнәк тә булып тора. Кәләй авылында яшәүче Эльвира һәм Александр Крамаренко гаиләсен чынлап та велогаилә дип була.

Аларга без очраклы рәвештә тап булдык. Эльвираның социаль челтәргә туй көннәре уңаеннан куйган велосипед сурәтле тирамису һәм язган сүзләре игътибарны җәлеп итте: «Без иптәшем белән 10 ел инде бергәләп әлеге велосипедта җилдерәбез (бу очракта тормыш юлыннан бергә, бер тизлектә һәм уңайлы алым белән дип тә аңларга кирәк - Ред.). Дөрес гаиләдә хәзер ике тәгәрмәчкә утыручылар дүрткә җитте. Иремә сюрпризны да юкка гына әнә шулай ясамадым»…

Теләк - чынбарлык

Велосипедның алгы өлешенә баласын утыртып барган яшь әнине яки кышкы иртәдә очраткан әтиле-уллы велосипедчыларны күреп берәү дә гаҗәпләнмәс бүген, ә моннан биш ел элек ул күпләр өчен яңалык һәм фотосурәткә төшереп калдыру өчен тарихи бер мизгел кебек булгандыр, билләһи. Әлеге гаилә башлыгы 2012 елларда ук Әлмәттә беренчеләрдән булып велосипедка утыра һәм гаиләсен дә утырта.

- Ул вакытта әле берәү дә көндәлек тормышта велосипедта йөрми иде. Бу идея Александр башына килде. Үзенә тиз йөри торган велосипед сатып алды. Кыш көне дә махсус тәгәрмәчләр куеп, шуның белән йөрде. Бу чынлап та гайре хәл иде, урамда кешеләр борылып ук карап кала иде хәтта. Аннан ул өлкән улыбыз өчен алгы өлешкә утыргыч ясап куйды. Соңрак кечкенәбез өчен дә артта махсус уңайлы утыргыч барлыкка килде. Шулай итеп гаилә велосипеды барлыкка килде. Мин исә аерым велосипедка утырдым, - дип сүзен башлады Эльвира.

Хәзер инде ике уллары да үскән һәм гаиләдә һәркемнең үз велосипеды бар. Дөрес, гаилә башлыгының велосипедында әле дә балалар утыргычлары саклана. Хәзер аларда иртәләр бик кызык башлана икән. Һәр көнне әти-әни улларын мәктәпкә һәм балалар бакчасына велосипедта озата. Дүртесе дә шулай итеп үзенә күрә иртәнге зарядка ясап ала.

- Авылга күченгәч, зур бер эштән котылдым - велосипедларны чиратлап лифт белән урамга ташыйсы юк, - дип көлә Александр. - Шәһәрдә торганда зур бер мәшәкать иде ул. Көн дә иртән башта берсен аннан икенчесен, өченчесен төшереп куям. Транспортларны саклау мәсьәләсе дә шәһәр фатирында алай уңайлы түгел иде. Үз йортыңда торгач, андый проблемалар тумый.

Башкаларга үрнәк

Александр һәм Эльвира Әлмәттә велосипед юллары төзелүен ишеткәч, сәерсенеп тә кала берара, дөресрәге алар моңа ышанып ук бетми. Әмма нефтьчеләр каласында башланган зур үзгәрешләрне күреп, гаиләләре белән

ике тәгәрмәчле транспорт алганнарына һич кенә дә үкенмиләр. Алар фикеренчә, велоюлларның һәм велосипед йөрешенең киләчәге бик зур.

Ишле гаилә булгач, машинасыз да булмый. Әмма алар гаиләсе өчен - велосипед - көндәлек тормыш рәвеше. Кайчак хәтта Кәләйдән Әлмәткә үк велойөгерешләр уздыралар икән.

- Туганнар һәм әти-әниләр дә бездәге бу үзгәрешләрне куәтләде. Хәтта хәзер үзләре дә велосипедка күчеп утырмакчылар. Сәламәтлек өчен дә аның файдасы күп. Хастаханәләр юлын таптамыйм дисәң, гел хәрәкәттә булырга кирәк. Көн дә спортзалларга йөрергә, күнегүләр ясарга вакыт табып булмый. Ә болай аякларга өстәмә күнегү бирә велосипед. Аннан соң ул бик уңайлы. Ягулык та кирәкми, иминиятләштерү мәсьәләсе дә тумый - теләсә-кайсы вакытта утырдың да киттең, - ди алар.

Үзенчәлекле аерма

Яшь гаилә моннан берничә ел элек үз эшләрен башлап җибәргән. Лазерь технологиясен популярлаштырып, бәйрәмнәрне бизәү фирмасы - декор студиясе ачкан. Башкалардан аерылып тору өчен дә велосипедка мөрәҗәгать итә алар - оешма логотибында велосипед сурәте урын ала.

- Гади генә булса да, безнең өчен велосипед - ул хәзер тормыш рәвеше. Ничек элек яшәдек икән? Хәзер балаларны да хәрәкәттә-бәрәкәт дип тәрбиялибез. Буш вакытларында алар гел урамда, велосипедта йөри. Башкалар күзләрен бетереп, компьютерда утырганда, безнең гаиләдә андый борчулар тумый, - ди әни кеше. - Велосипедта йөрүнең нинди җиңеллек бирүен бары үзләре дә шул юлны сайлаганнар гына аңлар. Стресслы һәм вакыт җиткереп булмаган заманда велосипед үзенә күрә бер дәва һәм юлдаш та булып тора.

Филүзә Хәмидуллина

Фотолар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса