Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтне тәртипкә китерәбез [+ФОТОЛАР]

Бүген район башкарма комитетында экологик икеайлык уңаеннан киңәшмә булып узды. Анда предприятие җитәкчеләре, ТОС, ЖЭУлар чакырылган иде.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев экологик икеайлыкның беренче ункөнлеге узуын билгеләп үтте. Бу чорда 4676 кеше шәһәрне чүп-чардан арындыруга чыккан. 50 кубометрдан артык чүп җыеп түгелгән. Әмма әле шәһәр һаман чүпле. Бу вертолет белән өстән карап йөргәндә дә күренгән, тиешсез урыннарда чүплекләр барлыгы, предприятиеләр территорияләрен тәртипкә китерү зарурлыгы ачыкланган. Идарәче компанияләрнең сүлпәнлеге дә тәнкыйтькә тотылды.
- Өмә планлаштырылган 22 апрельне көтәргә кирәкми, экологик икеайлык 1 апрельдән үк башланды. Юл кырыйларын, бордюрларны чистартырга кирәк, кар эреп бетү белән тузан оча башлады, - Ленар Вәлиев.
Предприятиеләргә урамнар беркетелгән. Аларга ТОС территорияләреннән тыш бу урамнарны да тәртипкә китерү бурычы йөкләтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса