Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлмәтнең “Татнефть – АЗС үзәге” ҖЧҖ республика конкурсы җиңүчесе

2013 нче елда уздырылган конкурс нәтиҗәсе буенча, 8 лауреат һәм 18 дипломант билгеләнгән

Бүген ТР Министрлар Кабинетында сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләренә республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге конкурска 2003 нче елда нигез салынган. Конкурсны уздыру дәвамында анда якынча 700 предприятие һәм оешма катнашкан. Узган елда конкурста катнашуга гаризаларын 82 оешма тапшырган. Әлмәт, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Әтнә районнары предприятиеләре һәм оешмалары иң зур активлык күрсәткән.

Конкурсның Казандагы этабына 41 предприятие сайлап алынган. Конкурсның 8 лауреаты һәм 18 дипломанты билгеләнгән, бүген аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

"А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" ААҖ (Яшел Үзән шәһәре), "Пакер" фирмасы" ҖЧҖ (Октябрьск шәһәре, Башкортстан), "Татнефть - АЗС үзәге" ҖЧҖ (Әлмәт шәһәре), "Чалныводоканал" ЯАҖ (Яр Чаллы шәһәре), "Төбәкара клиник-диагностика үзәге" дәүләт автоном предприятиесе (Казан шәһәре), "Тиссан" ҖЧҖ (Яр Чаллы шәһәре).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250