Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең ДПС экипажы – республикада иң яхшысы

Әлмәтнең ЮХИДИ хезмәткәрләре Илнар Сафин һәм Илнур Галиәскәров быелның өченче кварталы нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы ДПС экипажы" республика бәйгесендә җиңүче булды.

Күчмә вымпелны һәм акчалата премияне җиңүчеләргә ТР буенча МВД ЮХИДИ идарәсе ветераннар советы рәисе Иван Гафуров тапшырды.

Илнар белән Илнур тарафыннан өч ай эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2 меңгә якын очрагы һәм 9 җинаять ачыкланган, шул исәптән наркотиклар ташу факты, машина урлау очраклары.

Илнар Сафинның бу беренче җиңүе генә түгел.

Лилия Седельникова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса