Әлмәтнең өч авылына «Шевроле Нива» бүләк иттеләр [+ФОТОЛАР]
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика бәйгесе җиңүчеләренә 100 өр-яңа машина тапшырды.
Алар арасында әлмәтлеләр дә бар: Камы-Исмәгыйль, Мәмәт, Сиренькино авыллары машиналы булды.
Чара Казанда Дәүләт Советы бинасы каршында узды.
Быел республика этабына 200 заявка җибәрелгән булган. Әлеге бәйге 7 ел рәттән уздырыла һәм ел саен машиналар бирелә. Шушы чор эчендә җирле үзидарә органнары вәкилләре 1670 машинага ия булган. Быел җиңүчеләргә «Шевроле Нива» машиналары һәм «Форд Транзит» микроавтобуслары бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа