Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 1 нче лицей-интернаты 20 еллык юбилеен билгеләп үтте [+ фото, +видео]

1992 елда Татарстан белән Төркия арасында килешү төзелеп, республикабызда яңа формада эшләүче татар-төрек лицейлары ачыла.

Беренчеләрдән булып алар башкалабыз Казанда, Яр Чаллыда, озакламый Түбән Кама, Бөгелмә һәм Әлмәттә булдырыла.

Бик тиз арада лицеистлар үз ишләре арасында тирән белемле һәм тәрбияле булулары, татар, рус, инглиз һәм төрек телен камил белүләре, актив тормыш позициясе белән дан казана башлый. Бу уңышларның нигезе, уку-укыту системасындагы үзенчәлекләрнең асылы нидән гыйбарәт соң? Инде ике дистә ел узып, илдә булган үзгәрешләр җиле кагылса да, республиканың мәгариф өлкәсендә һаман да әйдәп баручы булып калган уку йортларының бүгенгесе нинди? Бу һәм башка сорауларга җавапны 30 ноябрьдә Әлмәтнең 1 нче лицей-интернатының 20 еллык юбилей кичәсендә булганнан соң таба алдым.

Бәйрәм башланырга санаулы минутлар калса да, лицей-интернатка кунаклар килүләрен дәвам итә. Керә-керешкә үк уку йортын тәмамлап китүчеләрне, аларның һәм бүгенге укучыларның әти-әниләрен, кайчандыр учреждениегә нигез салучы мөгаллимнәр һәм җитәкчеләрне ягымлы елмаеп ир-егетләр каршылый: "Хуш килдегез, рәхим итегез!" Саф татарча, русча, шулай ук төрек һәм инглиз телләрендә иркенләп аралашучы лицеистлар - әле кичә генә белем үрләрен яулаган абыйларының лаеклы дәвамчылары. Моның шулай икәненә мин генә түгел, кичәгә шаһит булган кунаклар да инангандыр. Сәхнәдә яңгыраган җырлар, үзенчәлекле традицион һәм юмористик жанрдагы башка номерлар - бүгенге коллективның иҗат җимешләре.

Бәйрәмгә җыелганнарны район башлыгы киңәшчесе Фәрит Миңлебаев сәламләде. Ул үзенең чыгышында лицейга нигез салыну чорының кайбер мизгелләрен, уку йортын үзенең "сабые һәм горурлыгы" дип санаган Әлмәт районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы Илдус Гәрәевны искә алды.

- Бүгенге көн - олы бәйрәм, 20 ел уку йорты өчен юбилей гына түгел, ә тулы бер тарих. Шул дәвердә нинди генә сынаулар очрамасын, лицей коллективы аларны уңышлы гына ерып чыкты. Беренче чыгарылыш хәтеремдә калган -укытучылар да, ата-аналар да нинди генә хисләр кичермәгәндер ул вакытта?! Бүген исә ул егетләрнең күбесе зур урыннарда хезмәт куя. Бу инде лицей эшчәнлегенә бәя бирә торган күрсәткеч, - диде ул район башлыгының ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткереп.

Котлау сүзләре мулдан булды бу кичтә. Кайчандыр үзенең хезмәт юлын биредә башлаган мәгариф идарәсе начальнигы Рафаэль Ганиев та, беренче мөгаллимнәр дә, тәүге чыгарылыш егетләре дә лицейның үз тормышларында бары тик якты хатирәләр генә калдырганын бәян итте.

1999-2003 елларда татар-төрек лицеен (элек ул шулай атала иде) җитәкләгән Хәбиб Оздемир да килгән иде кичәгә. Көчле алкышлар астында сәхнәгә күтәрелгән мөгаллим белем учагының үткәнен хәтерләп, бүгенгесе өчен куанычын белдерде.

- Сездән читтә яшәсәм дә, рухым белән сезнең янда мин. Лицейда эшләгән елларым төшләремә дә еш керә, - диде ул. - Биредә алдынгы уку йортлары күп, шулай да лицей Әлмәт мәгариф системасы бакчасының үзгә бер гөле дип саныйм. Бүгенге форсаттан файдаланып, бергә эшләгән коллективыма, шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтләремне җиткерәм. Аларның иң олысы - укучыларның ата-аналарына. Безнең бөтен авырлыкларыбызны гына бүлешеп калмадылар, һәммәсе дә яңа ачылган белем йортына газиз балаларын ышанып тапшырдылар. Минем уйлавымча, өметләре аклангандыр аларның.

Бүген лицейда 20 ел элек нигез салынган традицияләр дәвам итә. Инде педагогик составта Төркиядән килеп әлмәтлеләргә белем биргән мөгаллимнәр калмаса да, алар биргән ритм әле дә сизелә. Моның шулай икәнен лицей директоры Фаил Яруллин да ассызыклады.

- 30 укытучы (аларның 22 се - ир-ат) - Россия һәм Татарстан кысаларында һәрдаим уздырылучы бәйгеләрнең лидерлары. Бүген биредә белем алучы 200 бала арасында 9 фән олимпиадасы җиңүчесе бар. 11 укучы физика буенча Россия дәрәҗәсендәге бәйге алдынгысы, күпләре информатика, физкультура, музыкаль һәм`театраль фестивальләрнең күпкырлы җиңүчеләре, - диде ул һәм, кунакларның котлау сүзләренә җавап итеп, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Боларга өстәп тагын шуны да әйтергә була, 20 ел дәвамында чыгарылыш сыйныф егетләренең берсе дә аттестат алмыйча, югары уку йортларына кермичә калмаган. Соңгы еллардагы БДИ күрсәткечләре буенча да 1 нче лицей-интернат төбәгебездә әйдәп баручылар рәтендә. Күрәсең, юкка гына балаларын лицейда укытыр өчен ата-аналар чират тормый да, юкка гына кичәге лицеистлар бүген шундый югарылыкларга ирешми торгандыр.

Госман Гайнуллин, Казанның сәләтле балалар өчен 2 нче лицее инглиз теле укытучысы, тренер:

- Биредә укуның истә калган мәле беренче ел булгандыр. Яңа мохит, яңа дуслар, соңрак иң кадерле кешеләребезгә әверелгән тырыш чит ил кешеләре белән аралашу һәм лицей белән хушлашу... Бүгенгедәй хәтеремдә, төрек мөгаллимнәре безгә - 12-13 яшьлек малайларга килем бәйләр-әфәнделәр дип эндәштеләр. Бу безгә дөньяга, үз-үзеңә, тирә-юньдәгеләргә башкача, олы ихтирамлы караш формалаштыруга беренче адым булды. Лицей укучыларын чын кеше итеп чыгара: биредә 51 % тәрбия, 49 % белем бирелә.

Ильмир Галәлетдинов, 1 нче лицей-интернатның инглиз теле укытучысы:

- Мин 1995 елдан 1999 елга кадәр лицейда иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгелләрне уздырдым. Беренче ел авыр булды, тора-бара бер-беребезгә ияләштек. Ул вакытта 4 ел укыдык, чыгарылыш кичәсендә үткән гомергә борылып карап китүе читен булды. Шуңа күрә сыйныф җитәкчем киңәше буенча мөгаллим һөнәрен сайладым да һәм кабат туган ояма әйләнеп кайттым. Инде менә 12 ел биредә инглиз телен укытам.

Гаяз Миңлебаев, лицей-интернатның 9 а сыйныфы укучысы:

- Лицей минем икенче өем кебек, атнага ике тапкыр өйгә кайтып йөрим, калган вакытымны дусларым, сыйныфташларым белән уздырам. Укудан тыш, күп вакытыбызны спорт залында үткәрәбез, чирек саен футбол, волейбол, баскетбол ярышларында теләп катнашабыз. Иң зур хыялым - төрек мөгаллимнәрендә дә укып, белем аласы иде - лицеебызның элеккеге рухын тоясы килә.

Рәдифә Ногманова

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250