Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтнең 1 нче гимназиясе “Алтын дәрәҗәсендәге сәламәтлеккә булышучы мәктәп” дип танылды

Әлмәтнең Риза Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназиясе "Алтын дәрәҗәсендәге сәламәтлеккә булышучы мәктәп" квалификация характеристикасына ия булды.

Уку йортына бирелгән әлеге бәяне мәгариф министрлыгы 150 мең сумлык спорт-уен инвентарьлары белән дә ныгыта. Моңарчы "алтын" дәрәҗәсенә ия уку йортлары исемлегендә төбәктән 16 нчы гомум белем бирү һәм 23 нче "Менеджер" мәктәпләре бар иде. Мәгълүм булганча, бу гамәл (алтын, көмеш, бронза дәрәҗәсендәге бәя) республикада балалар сәламәтлеген кайгыртучы мәктәпләр челтәрен үстерү максатында эшләнә. Мәгариф учреждениеләренә белем бирү процессында укучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыру, шулай ук уку йортының сәламәтлек саклау инфраструктурасын һәм матди-техник базасын ныгыту бурычын йөкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250