Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең таянычы [+ФОТОЛАР]

Тормыш җиңел түгел. Шәһәрдә һәм районда яшәүчеләр арасында социаль ярдәмгә мохтаҗлар байтак. Ай саен 75 меңнән артык әлмәтле төрле социаль түләүләр ала. Мохтаҗлар саны кимүгә таба барамы, әллә киресенчәме?

Бу көннәрдә предприятие-оешмаларның отчет җыелышлары бара. Социаль яклау идарәсенеке дә булып үтте ул. Идарә җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова искәрткәнчә, ярдәм сорап килүчеләр аз түгел. Узган ел 80961 кеше мөрәҗәгать иткән. Тулаем алганда, шәһәр һәм район халкын социаль яклау чараларына федераль, республика бюджетларыннан 754 миллион сум акча җибәрелгән. Торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә ярдәм генә 323 миллион сумнан артып киткән. Бу ташламадан үткән ел дәвамында 35019 әлмәтле файдаланган. Моннан тыш район бюджеты да матди ярдәмнәргә, акчалата түләүләргә 8,5 милион сум бүлеп биргән.
Кызганыч, гомер кичергән яшәү урыннарын үзгәртергә мәҗбүр булганнар да бар. Кадрия Гыйматдинова әйтүенчә, дүрт кеше психоневрология, тагын сигез якташыбыз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортларга җибәрелгән. Шушындый язмышка дучар ителүне тормыш кырыс дими, ни дисең тагын.
Торак белән тәэмин итү буенча да районда максатчан эш алып барыла. Инвалидлар декадасы вакытында 20 гаилә барлык уңайлыклары булган фатирлар белән тәэмин ителгән иде. Сугыш ветераннары да торак шартларын яхшырта. 2015 елда 18 ветеранга федераль фондтан компенсация бүлеп бирелгән булса, узган ел 37 ветеран торак алуга акча алган. Әлмәт буенча барлыгы 407 ветеран субсидия бүленгән. Сүз уңаенда, дәһшәтле елларны кичкән каһарманнарның саны кими бара. Бүген районда 109 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашкан ирләрен югалткан 177 тол, 2706 тыл хезмәтчәне яши.
Социаль яклау идарәсе «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм «Ветеран» инвалидларны реабилитацияләү үзәге эшчәнлекләренә дә контрольлек итә. Җыелышта әлеге үзәк җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды. Икесенең дә хезмәтләренә сорау зур. Мисал өчен, «Ветеран» үзәгенә хәтта 24 районнан киләләр. 2015 елда чиратта 402 кеше торган, бүген 568 кеше дәвалау курсы узуны көтә. Гомумән алганда, реабилитация үзәге директоры Маргарита Шәмсуллина билгеләп үткәнчә, узган ел җәен ремонт вакытында урыннар белән 50 процентка гына тәэмин ителеш булса да, Әлмәттә 1082 кеше реабилитация үткән.
Социаль яклау эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә барган җыелышларда идарә адресына бер генә тәнкыйть сүзе дә яңгырамавын җиткерде. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова социаль яклау идарәсенең алга куелган бурычны аңлап, бердәм команда булып эшләп, сыйфатлы башкарылуын билгеләп үтте. Азактан фидакарьләргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Опека» үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Резеда Садыйкованы «РФның социаль-хезмәт өлкәсе отличнигы» билгесе белән бүләкләгәннәр.
- Хезмәтемнең шулай югары бәяләнүенә мин бик шат. Билгене Казанда коллегия вакытында тапшырдылар. Мин 1989 елда социаль хезмәткәр булып эшли башлаган идем. Шуннан бирле әлеге тармакта. Хезмәтемне яратып башкарам, хезмәтебездән файдаланучы өлкәннәр, инвалидлар белән тыгыз элемтәдә торабыз, рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Узган ел ялгыз яшәүче 1144 кешегә хезмәт күрсәттек, - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса