Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне полициянең дежур частенда күзәтәләр [+ФОТОЛАР]

Шәһәрдә куркынычсызлыкны арттыру, җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү максатыннан узган ел «Куркынычсыз шәһәр» проекты тормышка ашырыла башланды. Бүген дә торак йортларга видеокүзәтүләр кую дәвам итә.

Видеокүзәтүләр куелган йортларның саны артканнан-арта бара. Быел 740 ка якын видеокамера урнаштырылган. Тагын 600 камера кую планлаштырылган. Полиция начальнигы урынбасары, полиция майоры Ленар Рәхмәтуллин билгеләп үткәнчә, әлеге видеокүзәтүләр җинаятьчелекне профилактикалауда, ачуда нык ярдәм итә. Алар ярдәмендә 30 лап җинаятьне ачарга мөмкин булган. Барлык видеокүзәтүләр полиция бүлегендәге дежур частена тоташкан. Биредә барысы да күренеп тора. Тиздән йөзләрне аермачык итеп күрсәтә торган система да кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса