Әлмәтлеләрне «Халык контроле» бүләкләгән
«Халык контроле» системасына шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрдән төрле юнәлештәге мөрәҗәгатьләр керә тора.
Этил спирты, алкоголь һәм составында спирт булган эчемлекләрне җитештерүдә һәм алар әйләнешендә күзәтелгән закон бозулар хакында да хәбәр итәләр. Ел башыннан «Халык контроле»нә әлмәтлеләрдән шундый 13 мөрәҗәгать кергән булган. Аларның өчесе расланган. Хәбәрләре өчен «Халык контроле» өч кешене 2 шәр мең, ике кешене 1 меңәр сум акча белән бүләкләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа