Әлмәтлеләр финанс кооперативлары тарафыннан алдана
Полиция бүлегенең дежур частенә 55 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать итә.
Әлмәтле хокук сакчыларыннан 50 мең сумын кире кайтаруда ярдәм сорый. Баксаң, ир кеше акчасын кредитын алдан каплауда ярдәм вәгъдә иткән финанс компаниясенә тапшырган. "Кредитория" ҖЧҖ исә әлегәчә клиентының кредитын да капламаган, акчаны да кире кайтармый икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа