Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрнең фикерләре мөһим (+ФОТОЛАР)

Район башлыгы Айрат Хәйруллин шәһәр һәм районның мактаулы кешеләре белән очрашты.

Очрашу ачыктан-ачк фикер алышу формасында узды. Айрат Хәйруллин мәртәбәле кунакларны районның социаль-икътисади торышы, киләчәккә планнар белән таныштырды, аларның фикерләре белән кызыксынды. Әлмәттә мактаулы гражданин исеме 33 кешегә бирелгән. Шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш кертеп, әлеге исемгә лаек булучылар төбәкнең матурлыгын, барлык шартлар да тудырылуын җиткерде, шулай ук тәкъдимнәр дә белдерелде. Бүген көн кадагында иң зур проблема "Көнбатыш капка" һәм "Яшьлек» микрорайоннарында мәктәпләр төзелеше торырга тиеш диде ветераннар бу сорауга аеруча борчылып. Клара Булатова шигырен космоста укуларын видеоязма аша күрсәтү аеруча күңелле булды. Район башлыгы ветераннарга сәламәт булуларын теләде һә скандинавия таяклары бүләк итте. Якынлашып килүче Җиңү бәйрәе уңаеннан да изге теләкләр җиткерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса