Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләрне Аргентина артисты таң калдырды [+ФОТОЛАР]

Дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал - аргентиналы Loco Brusca бу атнада Әлмәткә килде.

Luis «Loco» Brusca - тамашачыларның төрле категорияләре алдында чыгыш ясау буенча күпьеллык эш тәҗрибәсенә ия булган профессиональ урам артисты. Урам интерактивы, ягъни актерның тамашачылар белән үзара хезмәттәшлеге остасы. Loco Brusca спектакльләре кешеләрнең аңын яхшы якка үзгәртүгә юнәлдерелгән һәм тормыш-яшәешебезнең мөһим мәсьәләләрен күтәрә. Ул «serious comedy» жанрында эшли - юморны төп эш коралларыннан берсе итеп файдалана. Испания, Япония һәм башка илләрдә узган күпсанлы фестивальләрдә премия яулаган лауреат әлмәтлеләрне актив булырга һәм йөрәкләрен әлеге сәнгатькә ачарга чакырды:
- Кайчан да булса Әлмәткә килермен дип уйламаган идем. Минем максат халыкның кәефен күтәрү. Урамда үз мәшәкатьләренә чумып барган кешене урам театры белән шаккаттыра алабыз икән, димәк без үз дигәнебезгә ирешкәнбез. Урам тамашасының бер бик тә зур үзенчәлеге бар - монда һәркем ирекле. Бер атнадан соң әлмәтлеләр белән нинди тамаша килеп чыгачагын әлегә әйтә алмыйм. Әмма башта берничә кызык идеялар инде хәзер үк өлгерде, - диде ул аның мастер-классына җыелганнарга.
17 июньдә Loco Brusca урамда ачык занятие үткәрәчәк. Ул шәһәр пляжында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса