Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләргә өйдә сайлау мөмкинлеге тудырыла

Сәламәтлеге буенчамы, әллә башка сәбәп аркасындамы сайлау участогына бара алмаучы сайлаучыларга өйдә сайлау мөмкинлеге тудырыла.

Мондый сайлаучы кемнеңдер ярдәме белән сайлаулар көненә кадәрге ун көн эчендә участок сайлау комиссиясенә тиешле гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудыру максатында Үзәк сайлау комиссиясе 7265 берәмлек күчерелмәле үтәкүренмәле урналар әзерләде. Бу һәр сайлау участогына уртача икешәр-өчәр урна туры килә дигән сүз.

Участоктан тыш урында сайлаганда кимендә ике комиссия әгъзасы катнашырга тиеш. Аларны күзәтүчеләр дә озатып йөри ала.

Тагын шундый шарты да бар: әгәр сайлаучы алдан гариза биреп, үзе сайлау участогына килгән булса, ул күчерелмәле тартманы күтәреп йөрүчеләр әйләнеп кайтып, әлеге кешенең өйдә сайламаганлыгы мәгълүм булганчы тавыш бирә алмый торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса