Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр татар казылыгын, итальян сырын, мәрсин балыгын үз итә [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә узган ит һәм табигый продуктлар фестивале бу хакта сөйли. Әлеге чара бездә икенче тапкыр оештырыла. Беренчесенең өстенлеге сыр һәм сөт продуктларыннан гыйбарәт булса, бу юлы оештыручылар фестивальнең рамкаларын алып атып эшмәкәр һәм фермерларны табигый продуктлар астында берләштерде.

Балалар өчен атракционнар, күңел ачу мәйданчыгы, җыр-бию, барбекю зонасы һәм, әлбәттә инде, бөтенебез өчен дә тансык ит-сөт продуктлары.

Әлеге фестивальнең максаты бер яктан әлмәтлеләрнең тамак туклыгы һәм күңел күтәренкелеге булса, икенче яклап ул Татарстан җитештерүчеләренә теләктәшлек белдерү. Сер түгел, бүген сәүдә нокталарында табигый продуктларны табу көннән-көн кыенлаша - өстәлләребезгә килә торган ашамлыкларның составын укый башласаң, андагы кушылмаларны күреп хәйран каласың! Шуңа күрә дә күбебез элеккечә үк тәмле, әби-бабайлар рецепты белән пешерелгән тәм-томнарны тансыклый. Нәкъ шундый продуктларны сагынып «Нефтьче» мәдәният сарае каршына килүче әлмәтлеләр канәгать калгандыр дип уйлым - биредә сыр, ит һәм ит деликатеслары, какланган, киптерелгән, ысланган һәм тере балык, био-йогурт, каймак, май, чүпрәсез пешерелгән ипи, күптөрле чәй нигъмәтләрен авыз итәргә һәм үзең белән алып китәргәо була иде. Дөрес, ит феститвале дип килүчеләр арасында тере итнең җитәрлек күләмдә булмавына канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булды, анысы. Шулай да, гомумән алганда, чараны оештыручы район башкарма комитеты һәм республиканың Көньяк-Көнчыгыш сәүдә һәм сәнәгать палатасына эшләре өчен бишле куярга була иде.

- Безнең төп максат, әлбәттә, үзебезнең җитештерүчеләр хакында сөйләү, аларның хезмәтен күрсәтү, район һәм республикада җитештерелә торган продукциянең киң ассортиментын халыкка тарату. Миңа калса, бурычыбыз бу юлы үтәлде. Оетыручылар да, эшмәкәрләр һәм фермерлар да канәгать калдык. Киләчәктә дә бу юнәлештә эшне дәвам итәргә уйлыйбыз, - ди палата рәисе Рөстәм Латыйпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса