Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Нефтьчеләр һәм Шәһәр көнен бәйрәм итә [+40 ФОТО]

Әлмәт гөрли, кайный. Шәһәр көнен һәм Нефть-газ сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмен халык көтеп ала. Һәм тикмәгә түгел. Гадәттә бу көнне Әлмәттә өйдә тыныч кына утырган кеше калмыйдыр. Узган ел бәйрәм итү урынын Ленин мәйданына күчергән иделәр. Тантананы, аннан соң концертны шәһәрдән читкә чыкмыйча гына, үзәктә рәхәтләнеп утырып карау мөмкинлеге һәркемнең...

Тантана кара алтын табучыларга багышлап сәхнәләштерелгән күренеш белән башланып китте. Һәрберебезнең күз алдыннан нефть чыгаруның төрле этаплары, дәһшәтле сугыш чоры, миллиард тонна җир мае алынган шатлыклы мизгелләр үтте. «Татнефть» компанияләре һәм бүлекчәләре хезмәт коллективлары парады да үзенчәлекле булды. Фидакарьләр, шулай ук компания карамагындагы уку йортлар студентлары, сәләтле балалар, ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, спортчылар һәм башкаларның сафына менә икенче ел инде нефтьчеләр теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылган «Яшел фитнес» проектында катнашучылар да өстәлде. Игътибарга нефть һәм газ сәнәгатендә эшләүче техниканың элеккеге еллардан алып заманчаларына кадәргеләре күрсәтелде. Хәтта катламнарны гидоярдыручы җайланмалар да бар иде. Әлеге зур һәм катлауы техникаларга карап һәркемнең исе китте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең тәбрикләү чыгышында республика нефтьчеләре һәм газчыларының һөнәри бәйрәмнәрен зур хезмәт уңышлары белән каршылауларын билгеләп үтте. Ул компаниянең производство эшчәнлеге белән беррәттән татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән социаль программаларны тормышка ашыруда катнашуын, алар хезмәтенең бүген дәүләтнең икътисади үсешен билгеләвен, илнең социаль иминлегендә, энергетик куркынычсызлыгында гарант булып торуын да ассызыклады, тау токымнарына беренче юл яручы ветераннарга рәхмәтен җиткерде.
Менә ничә ел инде Шәһәр көне дә нефтьчеләр бәйрәме белән бергә үткәрелә. Республика башлыгы Әлмәт тарихының нефть белән тыгыз бәйләнүен искәреп, нефтьчеләр башкаласының Россиядә иң заманча, төзек шәһәргә әйләнә баруын, аның Татарстанда социаль-икътисади үсеш буенча әйдәп баручылардан саналуын да бәян итте.
«Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллин барлык проектларны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Татарстан Президентына, «Татнефть»нең данлы коллективына рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса