Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр “Үлемсез полк” акциясендә катнашты [+ФОТОЛАР]

Әлмәтлеләр менә өченче ел инде "Үлемсез полк" акциясенә кушыла.

Быел акциядә катнашучылар "Нефтьче" Мәдәният сараеннан Ленин урамы буйлап узды. Шунысын да билгеләп үтәсе килә, билгеләнгән 15 сәгатькә кадәр вакыт күп булса да, урам буйлап бабайларын портретларын күтәреп баручылар күп иде инде. 13 мең кеше катнашты агымдагы елда акциядә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка җитәкчеләр дә колонна белән атлады.

- Мин әтиемнең портретын күтәреп барам, - диде Марс Янайкин. Аның әтисе сугышка 1944 елда китеп, өйгә 1951 елда гына әйләнеп кайткан. Кемнән генә сорашма, һәркем әби-бабайлары, аларның батырлыклары белән горурлануын белдерде.

"Үлемсез полк" Ленин мәйданында тукталды. Тынычлык теләп һавага шарлар, күгәрченнәр очырылды. Акция бергәләп солдат турында җыр башкарып тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса