Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр куркынычсызлык турында сөйләште

Әлмәттә терроризмга каршы комиссия утырышы булып узды.

Сүз май бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык белән тәэмин итү хакында барды. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Раил минабетдинов бәйрәмнәргә әзерлек һәм үткәрү барышында бүлектә исәптә торган кешеләрне тикшерәчәкләрен әйтте. Шулай ук тәүлекара кизү тору оештырыла, тикшерү-оператив төркемнәре эше көчәйтелә. Җәмәгать транспорты да көчәйтелгән режимга күчә. Пассажирлар үзләре дә игътибарлы, уяу булырга тиеш, әлбәттә. Шикле әйбер күренү белән шалтыратырга кирәк. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты исә мигрантларга фатирларын биреп торучыларны ачыклауны дәвам итә. Район башлыгы Айрат Хәйруллин һәйкәлләр, мемориаллар, мәгариф системасы объектларын видеокүзәтүләр белән тәэмин итү бурычын куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса