Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр итле-сөтле булырмы?

Республикада агымдагы елның 9 аенда терлекчелек тармагы эшенә йомгак ясадылар һәм хайваннарны кышкы чорга әзерләү бурычлары хакында фикер алыштылар.

Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, районнарның нәсел хезмәтләре белгечләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикада мөгезле эре терлекләр саны 741 мең баш тирәсе, шул исәптән савым сыерлар - 245 мең баш.

9 ай эчендә 865,6 мең тонна сөт җитештерелгән, бу узган елның 9 ае белән чагыштырганда 4% ка артык дигән сүз.

Балтач, Кукмара, Мамадыш, Азнакай, Кайбыч районнарында ел башыннан алып мөгезле эре терлекләр саны артты. Бу күрсәткечләр буенча Әлмәт, Алексеевск, Мөслим районнары калыша.

Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, эре һәм фермер хуҗалыкларында 16 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса