Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр дә үз фикерен җиткерә ала

Әлмәтлеләр ТР эчке эшләр органнары эшенә бәя бирә ала.

Җәмәгатьчелек фикерен белү максатыннан ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы халык арасында сораштыру үткәрә. Сораштыру аша шәхес куркынычсызлыгының дәрәҗәсен билгеләү, республикада яшәүчеләрнең полиция эшчәнлегеннән канәгать булу-булмавын белү күздә тотыла. Сораштыру нәтиҗәләре халык белән эшләүне яхшырту һәм оператив-служба эшчәнлегенә төзәтмәләр кертү өчен файдаланылачак.
Әлмәтлеләр дә сораштыруда катнаша ала. Сорауларга җавап бирү аноним рәвештә башкарыла. беркайда теркәлү таләп ителми. Моның өчен http://mvd.tatarstan.ru/ сайтына кереп, сул яктагы "Общественное мнение" язуына басарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса