Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр беренче укытучыларын хәтерлиме? (СОРАШТЫРУ)

Чиксез булып тоелган ямьле җәй айлары күз ачып йомганчы узып та китте һәм беренче карашка жиңеп булмаслык тоелган уку елын балалар кабат башлап җибәрде.


Тәүге тапкыр мәктәп бусагасына аяк басучы балалар өчен Белем көне дулкынландыргыч һәм онытылмас вакыйга. Бу мизгелләр аларның хәтерендә аеруча нык сакланып калыр, мөгаен. Әлбәттә, бу минутлар берничек тә тормышта эзсез калмый.

Мәдинә Гайнуллина:

- Тәүге тапкыр мәктәп бусагасына аяк баса торган чорны түземсезлек белән көткәнмен дип раслый әнием. Ул мине биш яшьтән укырга бирергә теләгән, тик яшем җитмәү сәбәпле кабул итәргә баш тартканнар. Шуңа да карамастан, белем көне якынлашкач, әнием матур күлмәктән һәм гүзәл чәчәк бәйләме тоттырып, җитәкләп киткән бәйрәм тамашасына. Күңелем булсын дигәндер инде, күптән көтеп алган мәктәп бусагасына аяк басу өчен миңа бер ел көтәргә туры килде .
Беренче укытучымны искә алган саен кояш сыман балкып елмаям. Ул көн саен безнең белән назлы сөйләшеп, чәчләребезне тарап үрә иде. Бу мөмкинлек өчен кызлар белән ярты сәгать алдан килеп баса торган идек мәктәп каршысына. Хәзер бик сагынам ул минутларны.

Гөлия Сәетгәрәева:

- Мәктәп икенче йорт, ә укытучы икенче әни сыман бит. Шулай булгач, ничек оныта алыйм мин аны.
Галия апа бик кырыс булуга карамастан, гадел кеше. Каршылыклардан торган белем илендә адашып калганда, ул якты йолдыз сыман каяндыр килеп чыгып алдагы томанны ерып чыгарга ярдәм итә иде. Безнең белән бергә сөенеп һәм көенеп торган укытучыны оныту берничек тә мөмкин түгел ич.

Зөлфия Сәлмәнова:

- Дөресен әйткәндә, беренче укытучымның нинди түземле һәм искиткеч гадел кеше булганын мин бала тапкач кына аңладым. Бер баланы тыңлата алмыйча интегеп бетәсең, ә укытучыларның алдында егермедән артык баланың игътибарын җәлеп итеп дәресне аңлату бурычы тора. Чиксез рәхмәт аларга гаять зур эш башкарып мине кеше иткәннәре өчен.

Егор Рафиков:

- Сабый баланың йөрәгендә онытылмас эз калдырыр өчен күп кирәкми ич.
Белем көненә чәчәк бәйләме тотып килгән чор бүгенгедәй ап-ачык күз алдымда тора. Тантаналы линейкадан соң укытучыбыз безне ике рәткә тезеп бастырды да адашырлык сыман тоелган зур коридор буйлап сыйныфка танышырга алып кереп китте. Аның безгә карата булган шулкадәр җылы мөнәсәбәте мине беренче көнне үк укуга канатландырды.

Гөлназ Фәхриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса