Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле суд приставларыннан куркып тәрәзәдән сикергән

5 сентябрь көнне әлмәтле янына суд приставлары килә, әмма аларга ишек ачучы булмый.

Үз эшләрен яхшы белгән хезмәткәрләр озак көтмичә ишек йозагын ачып та керә. Борчылуы йөзенә чыккан йорт хуҗасы ике дә уйламый 1 нче кат тәрәзәсеннән сикереп, бөтен көченә чабарга керешә. Тик ерак китә алмый, ул тоткарлана.
Билгеле булганча, суд карары буенча ир хезмәт хакының бер өлешен баласына биреп барырга тиеш була. Тик ул моңа җитди күзлектән карауны кирәк дип санамый. Әти кешенең гомуми бурычы 120 000 не тәшкил итү сәбәпле приставлар аның мөлкәтен ала һәм "Суд приставларының законлы эшчәнлегенә каршы чыгу" матдәсе буенча беркетмә төзи.
Хәзерге вакытта бурычлы эш белән тәэмин итү үзәгенә учетка баскан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса