Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле мөфти стипендиясенә лаек булды [+ФОТОЛАР]

Дини уку йортларында белем алучы алдынгы студентларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин стипендия тапшырды. Алар арасында Әлмәт студенты да бар.


Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларындагы уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды. Р. Фахреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең өченче курс студенты Рамил Тугушев та бу мәртәбәле бүләкне алып кайтты.
Пенза өлкәсе Иске Әләзән егете Әлмәт мәдрәсәсенә үзенең шәкертләре киңәше белән укырга керә.

- Бирегә укырга кергәнемә һич кенә дә үкенмим. Инде ике елны бары тик яхшы билгеләренә генә укып бетердем. Узган ел олимпиадада алдынгы урын алдым. Быел менә тырышлыгымны һәм уңышларымны бәяләп шундый абруйлы бүләк бирделәр, - дип сөйләде 20 яшьлек егет.
Рамил сөйләвенчә, ул үзенең остазларыннан да уңган. Дини белем алуда мөгаллимнәрнең көчле һәм белемле булуыннан да күп нәрсә тора. Киләчәктәге планнарына килгәндә, үз туган авылына кайтып, анда дин белгече булып эшләргә хыяллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса