Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтле Максим Игнатьев “ЧТПЗ” га генераль директоры урынбасары итеп билгеләнгән

Казан мэрының элеккеге матбугат секретаре "ЧТПЗ" ААҖ (холдингка Әлмәттәге "Алнас" предприятиесе керә) генераль директоры урынбасары итеп билгеләнгән.

Якташыбыз сүзләренчә, "Чиләбе торба-прокат заводы" күп санлы инновацион программаларны тормышка ашыра, мәгарифкә, белгечләр әзерләүгә зур игътибар бирә. Шулай ук инвестицияләр җәлеп итү дә өстенлекле. Бигрәктә компания эш җәелдергән Чиләбе, Свердловск өлкәләре һәм Татарстан күз уңында булачак. Боларга контроль директорның яңа урынбасары вазыйфасына керә.

Максим Игнатьев 1995-2000 нче елларда Әлмәттә "Молодежный коктейль" газетасының күзәтүчесе, соңыннан баш мөхәррире иде. 2000 нче елдан - Әлмәт районы хакимиятенең яшь гаилә проблемалары буенча бүлек мөдире, балалар һәм яшьләр эшләре буенча идарә башлыгы, соңыннан "Знамя труда" газетасы баш мөхәррире. 2002 нче елның октябре ахырында - Казанның җәмәгатьчелек һәм масскүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр идарәсе башлыгы итеп билгеләнә. 2006 нчы елда - Татарстан массакүләм коммуникацияләрне үстерү фонды идарәсе рәисе. Соңыннан Россия Президентының Ерак Көнчыгыш федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппаратында эчке сәясәт һәм масскүләм мәгълүмат чаралары бүлеге җитәкчесе, "СУЭК" ААҖ директорының элемтә һәм коммуникацияяләр буенча урынбасары булып эшли.

Фото: http://pravdaurfo.ru/news/na-chtpz-naznachili-otvetstvennogo-po-svyazyam-s-gosorganami

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса